Күрше Башкортстанда вируслы авырулар үсеше аркасында, мәктәп балаларын дистанцион рәвештә укытуга күчерү бара. Әмма Татарстан мондый тәҗрибәне кулланмаячак. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифинг барышында әйтте.
- Бездә система булдырылган. Әгәр балаларда нинди дә булса авыруга шик бар икән, аларны өйләренә җибәрәләр. Бөтен укыту процессын "дистант"ка күчерү планлаштырмый. Бу катлаулырак формат, әмма без уку-укыту эшенә зыян салынмаска тиешлеген кайгыртырга мәҗбүр. Президент куйган төп бурыч - мәктәпләрнең коронавирустан иң куркынычсыз урын итү, - диде Лилия Галимова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез