Мәктәпләр һәм көллиятләрдә башлангыч хәрби әзерлек дәресләре пәйда булырга мөмкин

Россия Мәгърифәт министрлыгы мәктәпләр һәм көллиятләрдә башлангыч хәрби әзерлек (НВП) курсын эшли. Дәресләр оборона өлкәсендә башлангыч белемнәр бирүгә тәгаенләнгән вакыт кысаларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

“Хәзерге вакытта мәгариф оешмаларында оборона өлкәсендә башлангыч белемнәр бирүгә тәгаенләнгән вакыт кысаларында башлангыч хәрби әзерлек курсын эшләү оештырылды”, диелгән министрлыкның “Справедливая Россия – за правду” фракциясе җитәкчесе Сергей Мироновка юлланган җавабында.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, курсның озынлыгы 5 көн дәвамында 35 сәгать тәшкил итәчәк.
Моннан тыш ОБЖ программасы кысаларында башлангыч хәрби әзерлек модуле пәйда булачак. 10-11 сыйныф укучылары Калашников автоматы белән эш итүгә, яраланган кешегә беренче ярдәм күрсәтүгә, Ф-1 һәм РГД-5 гранаталарының эшләү рәвешенә өйрәтеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: октябрь башында Дәүләт Думасы депутатлары Яна Лантратова һәм Владимир Павлов мәгърифәт министры Сергей Кравцовка “Башлангыч хәрби әзерлек” фәнен мәктәп программасына кире кайтару үтенече белән мөрәҗәгать итте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре