Дәресләр башланганда һәм тәмамланганда заманча һәм совет авторларының популяр көйләре яңгыраячак. Сентябрь дәвамында укучылар мәктәп, белем, укытучылар, дуслык һәм яңа ачышлар турындагы җырларны ишетәчәк.
Алар арасында – Михаил Пляцковский сүзләренә һәм Владимир Шаинский көенә язылган «Дважды два – четыре» җыры, шулай ук Денис Майданов башкаруындагы заманча «Песня Первых» җыры бар. Мәктәпкә тәүге тапкыр керүче балалар өчен Юрий Энтин сүзләренә һәм Владимир Шаинский көенә язылган «Первоклашка» җыры яңгыраячак.
Уку елы дәвамында традицион кыңгырау чыңын популяр һәм классик әсәрләр фрагментлары алыштырачак. Һәр айның көйләре билгеле бер истәлекле датага багышлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез