Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мәктәпләрдә үзебезнең МАХ мессенджерыннан файдалану турында ата-аналардан бик күп сораулар керә. Шул сәбәпле ведомствода бу җәһәттән аңлатма биргәннәр. 1 ноябрьгә кадәр барлык мәктәп чатларын МАХка күчерү күздә тотыла.
“ MAX, чит ил мессенджерларыннан аермалы буларак, балаларның шәхси мәгълүматларын саклауны тәэмин итә һәм балалар өчен тискәре, зыянлы мәгълүматлардан тормый. МАХтан файдалану өчен махсус белем таләп ителми – болай да бик яхшы аңлашыла. МАХтан файдалану сезгә уңайлы булсын өчен, шулай ук мәгариф процессында барлык катнашучыларның нәтиҗәле төстә берлектә эшләве өчен оештырылган. Мессенджер илебез законнарында күздә тотылганның барысына да туры килә, ә аннан файдалану – кешенең үз ихтыярында. МАХтан файдалану мөмкинлегенә ия булмасагыз, кирәкле мәгълүматлар белән мәгариф оешмасының локаль актында билгеләнгән тәртиптә таныша аласыз. Сорауларыгыз туса, һәрвакыт безгә – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итә аласыз”, – диелгән хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез: дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмалары хезмәт урынында язышу өчен фәкать үзебезнең мессенджерлардан гына файдаланырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез