Россия мәктәпләрендә барлыгы 76 телдә укытыла. Шуның 24енә юкка чыгу куркынычы яный. Бу хакта “Ведомости” Мәгърифәт министрлыгы һәм Фәннәр академиясенең Тел белеме институты мәгълүматларына таянып яза.
Институт классификациясе буенча, юкка чыгу куркынычы янаган телләр “йокыга китеп баручы” һәм “өзелгән” телләргә бүленә. “Йокыга китеп баручы”сына даими аралашу булмаган, 40лап кеше генә сөйләшә торган телләр керә. Мәктәп программасында алты шундый тел бар. Болар: водь, ижор, саам, энец, ительмен һәм тофа телләре.
“Өзелгән” телләрдә исә даими аралашу бар, әмма бик аз. Илдә күп дигәндә 5 мең кеше шундый телдә сөйләшә. Балалар моның ише телләрдән карел, фин һәм идиш кебек телләрне өйрәнә.
Мәктәп программасында бөтенләй юкка чыккан тел дә булган әле. Сойот теле бу. Беркем дә сөйләшмәүгә карамастан, аны 1970 нче елларда торгызырга маташканнар. Ләкин бу барып чыкмаган. Гомумән, ХХ гасыр башыннан Россиядә 15 тел “йокыга киткән” яки юкка чыккан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез