Газетага язылу

Мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләре керә башлый

РФ Мәгариф министрлыгы 2026 елда мәктәпләрдә «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дәресләрен этаплап кертә башлаячак.

Бу хакта ведомство җитәкчесе Сергей Кравцов  сүзләренә сылтама белән РИА НОВОСТИ хәбәр итә.

«Яңа уку елында «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» фәнен этаплап кертү башланачак, бу фән буенча шулай ук дәреслекләр әзерлибез», – дип белдерде министр.

Яңа дисциплина 2026/27 уку елының икенче өлешеннән бишенче сыйныфларда (курс дәвамлылыгы 17 сәгать тәшкил итәчәк), ә 2027/28 уку елыннан – алтынчы һәм җиденче сыйныфларда (34әр сәгать) кертеләчәк.

Шулай итеп, планнар үзгәрмәгән: Россиянең рухи-әхлакый мәдәниятенә багышланган предметны элек мәктәп программасына 2026 елдан кертергә ниятләгәннәр иде.

Мәгариф министрлыгында әлеге дисциплинаны укыту ярдәмендә укучыларда традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнгән дөньяга караш формалаштырырга өметләнәләр.

Узган ел ахырында Кравцов «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру өчен исемлеккә кертелергә мөмкин дип фаразлаган.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре