Газетага язылу

Мәктәпләрдә рухи-әхлакый мәдәният курсын 17 кыйммәт тирәсендә төзиячәкләр

«Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» (ДНКР) яңа фәне буенча алтынчы һәм җиденче сыйныфлар өчен дәреслекләр мәктәпләргә 2027 елның 1 сентябренә кадәр килеп җитәчәк. Бу хакта РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Элегрәк бишенче-җиденче сыйныфлар өчен ДНКР буенча бердәм дәүләт дәреслекләре федераль исемлеккә кертелгән иде. РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов сүзләренә караганда, бишенче сыйныфлар өчен дәреслекләр мәктәпләргә 2026 ел ахырына кадәр кайтарылачак.

Бишенче-җиденче сыйныфлар өчен курсның эчтәлеге РФ Президенты Владимир Путинның 2022 елның 9 ноябрендәге 809 номерлы Указы белән беркетелгән 17 кыйммәт тирәсендә төзеләчәк. Кравцов билгеләп үткәнчә, аларны эзлекле рәвештә – кечкенә гамәлләрдән алып аңлы социаль җаваплылыкка кадәр – геройлар мисаллары аша ачачаклар.

Дәреслекләрнең бер үзенчәлеге булып, Россия геройларына багышланган видеосюжетлар торачак.

Бишенче сыйныф укучылары ДНКР фәнен 2026/2027 уку елының икенче яртыеллыгыннан, ә алтынчы һәм җиденче сыйныф укучылары 2027 елның 1 сентябреннән өйрәнә башлаячак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре