Мәскәү мәктәбе укучысы барлык 4 фәннән: рус теле, математика, информатика һәм физикадан иң югары балларга ия булып, максамаль дәрәҗәдә – 400 балл җыйган. Бу хакта “РИА Новости” башкала мэры Сергей Собянинның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
“Мәскәү мәктәбе укучысы БДИне максималь – 400 баллга тапшырды. 1514нче мәктәпне тәмамлаган Надежда Яшмолкина дүрт фәннән: рус теле, математика, информатика һәм физикадан иң югары балларга ия булды”, – дип язган Собянин.
Мэр билгеләп үткәнчә, әлеге булдыклы кыз ел дәвамында алты олимпиадада җиңгән, математика һәм информатика буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабында катнашкан.
“БДИнең төп чоры июль башында төгәлләнә. Ахыргы йомгакны шул вакытта ясаячакбыз. Әмма әлегә илебездә барлык фәннәр буенча 100әр баллны фәкать Надежда гына туплауга ирешә алды”, – дип басым ясап әйткән Мәскәү мэры.
Ул кызның киләчәктә ИТ-өлкәдә эшләргә хыяллануын, хәзер исә Икътисад югары мәктәбе, Мәскәү дәүләт университеты һәм “Бауманка” арасыннан өчесенең берсен сайларга ниятләвен да билгеләп үткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез