Ата-аналар һәм балалардан мәктәптә чыгарылыш кичәсен үткәрүгә күпме акча тотарга, аны кайда уздырырга ниятләүләрен белешкәннәр. “Авито” белгечләре уздырган сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, өлкән сыйныф укучыларының күпчелеге (34 проценты) кичәне мәктәптә уздырачак. 29 проценты ресторан яки банкет залларына юл тотачак, 17 проценты исә табигать кочагына чыгачак.
Ата-аналар бу дулкынландыргыч бәйрәмгә уртача 19 мең тотарга ниятли. Әмма сораштыруда катнашучыларның 47 проценты 10 мең сум белән чикләнергә уйлап тора. Ә 14 проценты нибары 5 мең сум чыгарырга җыена.
 Кием-салымга килгәндә, ата-аналар баласын уртача 12 мең сумга киендермәкче. Шул ук вакытта респондентларның 30 проценты бу максатта – 7 мең сум, 27 проценты – 7-10 мең сум чамасы тотарга исәпли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез