Киләсе елның 1 сентябреннән башлангыч һәм төп мәктәп өчен яңа федераль стандартлар тормышка ашырыла башлый. Шул исәптән, балаларны финанс грамоталыгына да өйрәтергә җыеналар.
Россия Мәгърифәт министрлыгында хәбәр итүләренчә, сүз яңа фән кертү турында бармый. Башлангыч сыйныф укучылары математика, табигать белеме дәресләрендә гаилә бюджеты, акча тоту серләренә төшенәчәк. Ә инде 5 нче сыйныфтан география, җәмгыять белеме, информатика фәннәрендә акчаны мошенниклардан саклау һәм башка темалар турында сөйләшәчәкләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез