«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum – 2024» халыкара икътисадый форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда дәрәҗәле кунак – Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим үз чыгышында Габдулла Тукайның шигыреннән өзек сөйләде.
Ул чыгыш ясаганда Тукайның «Тормыш» дигән әсәреннән өзек китерде. Татар теленең камил булмавы өчен гафу да сорады кунак. Әмма аның чыгышы алкышларга күмелде. «Татар телен камилләштерергә әле вакытым булачак», – диде ул.
Әнвәр Ибраһим татар халкы белән соклануын белдерде.
Искәртеп үтик: Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим Мәскәүдәге рәсми очрашулары вакытында рус әдәбиятын яратуы, Чехов әсәрләрен укуы турында билгеләп үткән иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендәге очрашу вакытында дәрәҗәле кунакка, татар мәдәнияте белән таныштыру өчен, Габдулла Тукай әсәрләреннән торган инглиз телендәге китап бүләк итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез