Маллар өчен субсидия алу шартларын әйттеләр

Субсидия алыр өчен, малларны бары тик Татарстаннан гына алырга кирәкме? Әллә башка төбәкләрдән дә ярыймы? Нәселле таналар алырга мөмкин булган хуҗалыкларның исемлеге дә булмасмы икән?

Илгиз Хөсәенова, Әтнә районы

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы:
Федераль бюджеттан финанслана:
- Нәсел хуҗалыкларыннан сөт һәм ит юнәлешләрендәге эре мөгезле яшь терлекләр сатып алуга бәйле чыгымнарның 40 проценты субсидия итеп кайтарыла. Әмма 1 башка бирелә торган субсидия күләме 50 мең сумнан артып китә алмый.

Төбәк бюджетыннан финанслана:
- Сөт һәм ит юнәлешендәге нәселле эре мөгезле яшь терлекләр сатып алганда тотылган чыгымнарның 40 проценты субсидия итеп кайтарыла. Әмма 1 башка бирелә торган субсидия күләме 50 мең сумнан артмаска тиеш.
- Татарстаннан читтә товар сыерлары (нәсел документы, ягъни нәселле терлек сату статусы булмаган хуҗалыктан алынган – Авт.) һәм (яисә) товар таналары сатып алу чыгымнарын каплау максатыннан, өстәлгән бәяләрдән тыш бәянең 20 проценты кире кайтарыла. Тик бу очракта 1 башка бирелә торган субсидия күләме 20 мең сумнан артып китмәскә тиеш.
Субсидия алыр өчен нәселле таналарны бары тик Татарстаннан гына алырга мөмкин, ә башка төбәкләрдән (әйтик, Удмуртиядән) нәселлене дә, товар таналарын да алырга була.

Нәселле терлекләр сатып алырга мөмкин булган кайбер хуҗалыклар исемлеген тәкъдим итәбез:

- “Союз Агро” (Азнакай районы), “Кырлай” Агрофирмасы (Арча районы), “Северный” (Арча районы), “Возрождение” агрофирмасы (Арча районы), Ленин исемендәге хуҗалык (Әтнә районы), “Мәнгәр” кооператив (Әтнә районы), Ф. Галиев исемендәге хуҗалык (Әтнә районы), “Татарстан” (Балтач районы), “Северная Нива Татарстан” (Бөгелмә районы), “Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасы” (Тукай районы), “ПМК” (САба районы), “Август-Мөслим” (Мөслим районы).

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре