Мамадыш белән Арчада туристларны шаккатырырга җыеналар

Росреестрның Татарстан буенча бүлеге республика территориясендә «Төзелеш өчен җир» һәм «Туризм өчен җир» проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре  белән таныштырды.

Буш җирләрне ачыклау эше киңлекләр мәгълүматлары дәүләт программасы нигезендә алып барыла. Әлеге ведомство хәбәр итүенчә, бүген төзелеш һәм туризмны җәелдерү буенча 2,6 меңнән артык участок билгеләнгән инде. Аның зур өлеше – 2, 5 мең гектары күп катлы һәм шәхси йортлар төзү, 17 участок туристлар мәнфәгатен кайгырту өчен дип тәгаенләнгән. Шундый участокларның берсе Мамадыш районында урнашкан.  Анда спортның кышкы һәм экстремаль төрләре буенча парк төзергә ниятлиләр. Икенчесе – Арчада. Монда исә «Кыш бабай һәм Кар кызы резиденциясендә могҗизалар урманы» паркы белән шаккатырырга җыеналар. 15е – Лаеш районында. Санның зур булуы әлеге территориянең Чулман ярында урнашуы белән аңлатыла.

Әлеге участокларның барысы да Росреестрның кадастр картасында теркәлгән.

- Проект старт алганнан соң Татарстанда буш җирләрне барлау буенча актив эш алып барыла. Нәтиҗәдә йорт төзелеше өчен 300 гектар җир кулланыла башлады. Туризм өчен ачыкланган участокларның саны  бер ноябрь аенда гына да 5 тән 17 гә кадәр артты. Алга таба да бу эшне алып барырга исәплибез, - диде бу җәһәттән Росреестрның Татарстан буенча бүлек җитәкчесе Азат Җәббаров.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре