Газетага язылу

Мамадыш мәктәбе китапханәчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга башлыклар һәм балаклавалар тегә

Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбе китапханәчесе Гөлчәчәк Нургалиева берничә ай элек “Своих не бросаем” акциясенә кушылган, дип яза “Татар-информ”.

Китапханәче ханым, кышын берничә укытучы белән берләшеп, мобилизацияләнүче солдатларга костюмнар тегә башлаган. Хәтта чираттагы ялында да көн саен кимендә ярты сәгать шушы эш белән шөгыльләнеп ала икән.

Гөлчәчәк – тегүче түгел. Әмма балачактан тегү машинасында эшли белә. Соңгы вакытларда тиз тегү күнекмәләренә дә өйрәнгән әле.

Хәзерге вакытта ул солдатларга башлыклар һәм балаклавалар тегә. Бер әйберне 10-15 минут эчендә тегеп куя. Алга таба җылы “толстовка”ларга күчмәкче.

“Бөтен ил махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән бер мәлдә читтә каласым килми”, – ди китапханәче.

Аны кирәкле барлык тукыма белән солдатларга ярдәм җыючы Фәнил Гыйззәтуллин тәэмин итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре