• Фото: Вадим Никитинның шәхси архивыннан

Мамадыш районы башлыгы СВО зонасына киткән

Татарстаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә, Курск өлкәсенә чираттагы ярдәм китте. “Бердәм Россия” партиясе 19 машина кирәк-ярак җыйган. Барлыгы Татарстаннан СВОда катнашучыларга 300 тонна ярдәм китсә, шуның 20 тоннасын Мамадыш районы җыйган.

Район башлыгы Вадим Никитин гуманитар йөкне үзе озатып киткән. Махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә баруы икән инде. Без шалтыратканда юлда иде.

– Безне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып калды, – диде ул. – Райондашларыбыз белән әле май аенда гына егетләргә гуманитар ярдәм җибәргән идек. Ике атна дигәндә, тагын кирәк-яраклар җыелды. Барыбызда бер теләк –ир-егетләр исән сау кайсын!

Вадим Никитин бик тә якташ егетләрне күрәсем килә, ди.

– Без аларга кулдан килгәнчә булышабыз. Ә алар безнең иминлекне саклый. Батыр егетләрнең һәркайсын күреп, аларга туган яктан күчтәнәчләр, сәламнәр тапшырасым килә, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре