Мамадыш районы хатын-кызлары махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына токмач кисеп җибәргәннәр

Мамадыш районының Түбән Сөн авылы хатын-кызлары махсус хәрби операциядәге якташларына токмач кисеп җибәргәннәр.

– Егетләргә тәмле токмач әзерләргә булдык. Үзләрен өйләрендә кебек хис итсеннәр дидек. Бөтен авыл ярдәм итте. Кемдер йомыркасын бирде, кемдер онын алып килде. Токмачны өйдә дә кисеп бирүчеләр дә булды. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм уңган-булган авылдашларыбыз бергә җыелып 140 йомыркадан токмач кистек, – ди Түбән Сөн авылының мәдәният йорты җитәкчесе Фирүзә Хамадиева. – Егетләр безгә бик рәхмәтле. Әле шушы көннәрдә генә ялга кайткан авылдашлар белән очрашу уздырдык. Алар туган яктан килгән кечкенә генә күчтәнәч тә күңелне җылыта, рәхәт булып китә, диләр. Үзләренә ярдәм итүчеләрне белү дә көч өсти, ди егетләр. Без кулдан килгәнне эшләрбез, егетләр генә исән-имин, тизрәк үз гаиләләренә әйләнеп кайтсын иде.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре