Газетага язылу

Мамадышта бер сыер өч бозау китергән

Мамадыш районындагы Продпрограмма агросәнәгать комплексында бер сыерның өч бозавы туган. Биредә эшләүчеләр өчен өч бозау туу яңалык түгел икән. Үзләре әнә шулай, ди.

– Безнең фермаларда 3-4 айга бер мәртәбә бер сыердан өчәр бозау туып тора. Биредә сыерларны ясалма орлыкландырабыз. 29 июньдә туган бозауларның икесе тана, берсе үгез. Туганда өчесенең дә 2 килограмм авырлыклары җитми иде. Шөкер, тиз аякка бастылар. Икенче көнне үк аларны аерып, башка бинага күчердек. Сыеры да, сөбханалла бишенче көнгә 40 литр сөт бирә башлады, – ди комплекста терлекчелек буенча директор Илнур Фатыйхов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

авыл

Көн хәбәре