Ветераннар урамы Ирек Мәгъсүмов урамы дип үзгәртеләчәк.
Мамадышта утырыш узды, анда депутатлар шәһәрнең көньяк өлешендәге урам исемнәрен үзгәртү мәсьәләсен карадылар.
Депутатлар хәзерге геройларның батырлыкларын яктыртырга кирәк дип саный. Мамадышның «Дачный» микрорайонындагы ике урамның исемен үзгәртергә карар ителгән. Моннан соң Профсоюз урамы батырларча һәлак булган Россия Герое Олег Сорокин исемен йөртәчәк.
Ә Ветераннар урамы Ирек Мәгъсүмов урамы дип үзгәртелә. Исегезгә төшерәбез, «Алтын Йолдыз» орденын геройга Россия Президенты Владимир Путин үзе тапшырды.
Профсоюз һәм ветераннар урамнары исемнәре Мамадыш картасыннан юкка чыкмаячак. Киләчәктә бу исемнәр шәһәрнең яңа урамнарына биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез