Новые сообщения
Балалар омбудсмены Мамадышта үсмер кызларның һәлак булуын шәрехләп үткән Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Светлана Захарова “Татар-информ” хәбәрчесенә кичә Мамадышта булган фаҗигане шәрехләп үткән. Исегезгә төшерәбез: Мамадышның Пузанка тавында 16 яшьлек ике кыз баланың мәетен тапканнар. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр аларның һәлак булу сәбәпләрен ачыклый.
“Килеп туган фаҗигагә бәйле рәвештә, балигъ булмаганнар эшләре буенча республика һәм муниципаль комиссияләр утырышлары узды, профилактика белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсенә бурычлар куелды. Хокук саклау органнары тикшерү уздыра. Аның йомгаклары буенча тиешле карар кабул ителәчәк. Мәсьәләне контрольдә тотабыз”, – дип сөйләп үткән балалар омбудсмены.
Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппараты республика районнарына эш сәфәрләре барышында балаларның психологик сәламәтлеген саклау, профилактика чараларын һәм мәктәптән тыш мәшгульлеген аерым игътибар үзәгенә ала. “Тагын бер кат ата-аларга мөрәҗәгать итәсем килә: нәкъ менә сез балагыздагы үзгәрешләрне беренчеләрдән булып күреп-сизеп алырга тиешсез. Кәефенә игътибар итегез, ышанычлы үзара мөнәсәбәтләр корыгыз. Җанлы аралашуга өстенлек биреп, вакытны гаджетларсыз уздырырга тырышыгыз. Балагызның көнне ничек уздыруы, нәрсә белән шөгыльләнергә теләве белән, дусларының, шул исәптән интернеттагы дусларының кемнәр булуы белән кызыксыныгыз. Инде зур үскән дип санасагыз да, аны кочып алырга онытмагыз”, – дип киңәш иткән омбудсмен.
Балагызга хисләрегезне белдерегез: аның үзегезгә ничек кадерле һәм кирәк булуын, бик яратуыгызны әйтегез, дигән Захарова. “Үсмерләр белән аралашканда, аларга ата-ана игътибары җитмәвен күрәм. Баланың нәрсәгәдер борчылуын, үз-үзен тотышында үзгәрешләрне сизсәгез, психологка мөрәҗәгать итә аласыз. Ул нәрсә эшләргә икәнен әйтәчәк”, – дип аңлаткан Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.
Захарова искәртеп үткәнчә, республикада үсмерләр клублары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, спорт секцияләре эшләп килә. Балалар аларда буш вакытларын файдалы уздыра, яңа дуслар таба. Мондый оешмаларда да балага авыр вакытларда ярдәм кулы сузардай белгечләр эшли. Сораулар килеп туган очракта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратына (8-843-236-61-64) шалтыратырга мөмкин. Моннан тыш Бөтенроссия балаларның ышаныч телефоны (8-800-2000-122), яшьләрнең ышаныч телефоны (8-800-5552-220), “Ребенок в опасности” – 123 телефоны булдырылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез