Бүген төнлә, 14 декабрьдә, Башкортстанның Иглин районында Самара-Уфа-Чиләбе трассасында (1497 нче километр) үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр итә төбәк автоинспекциясе.
 
Mercedes-Benz һәм Volvo йөк машиналары бәрелешкән, бәрелгәннән соң транспорт чаралары янган.
 Авария урынында алган җәрәхәтләрдән бер йөк машинасы йөртүчесе һәм икенче фура пассажиры үлгән. Икенче машина йөртүчене хастаханәгә салганнар.
Mercedes-Benz 14 тонна мандарин төягән булса, Volvo буш булган. Авария урынында юл тулысынча ябылган, машиналар хәрәкәте Иглино авылы аша оештырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез