Липецк өлкәсе балалар хастаханәсендә өстенә мангал килеп төшү сәбәпле битенең карарлыгы калмаган малайга үтә катлаулы операция ясаганнар. Өлкәнең сәламәтлек саклау министры Анна Маркова әйтүенчә, дәвалау учреждениесенә баланы борыны бик каты сынган хәлдә китергәннәр.
Хастаханә табиблары ике этаплы операция ясаган. Аның барышында аларга борынны чын мәгънәсендә өлешләп “җыярга” туры килгән. Шулай итеп, белгечләр борын формасын торгызып, бит тиресен кеше рәтенә китереп кенә калмыйча, сабыйның борын аша сулавын да җайга салган.
 Хәзерге вакытта малайның хәле әйбәтләнә. Ул оториноларингология бүлегендә дәвалануын дәвам итә һәм хастаханәдән чыгарга әзерләнә, дип яза “KazanFirst”.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез