• Фото: edimdoma.ru

Манго ашагыз: йөрәкне көйли, иммунитетны ныгыта, яман шештән саклый

Кибет киштәләрендә, базарларда мангоның тулып яткан чагы. Әлеге үзенчәлекле җимештән авыз итеп, витамин җыеп калырга өлгерер өчен менә дигән вакыт хәзер.

– Анда якынча 20 төрле файдалы минераллар һәм витаминнар бар. Моннан тыш манго С, К, Д, Е һәм В витаминнарына, магний, калийга да бай.

– Манго йөрәк-кан тамырлары системасына көйле эшләргә ярдәм итә, ашказаны авырулары белән көрәшә, иммунитетны ныгыта, күзләргә дә файдалы. Манго яман шешкә каршы да менә дигән чара санала.

– Манго тире һәм чәч өчен дә файдалы. Ул картаюны акрынайта, тәнне җыерчыклар вакытыннан алда барлыкка килүдән саклый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре