• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды

Бүген башкаланың Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне ачып җибәрер алдыннан Катардан килгән хәфиз шейх Мәхмүд Хәлил көйләп коръән аятләре укыды.
Аннары кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

-Казан шәһәре коръән басылу тарихында мөһим роль уйный. Бөтен дөнья тарихында беренче тапкыр 1803 елда бөтен кагыйдәләргә туры килгән коръән нәкъ менә Казанда бастырыла. Китапларда: "Ул Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә иңдерелгән Мисырда укылган, Истанбулда яздырылган һәм беренче тапкыр Казанда басыла" , - дигән юллар бар. Бу безнең өчен зур дәрәҗә, тарихи мирасны онытырга ярамый, - диде мөфти.
Күргәзмә бик бай эчтәлекле. Мәчетнең бер бүлмәсендә берничә баннер урнаштырылган. Аларда Коръән тарихы белән бәйле бик күп мәгълүмат бастырылган. Биредә гарәп теленең үзенчәлекләре, тәҗвид кагыйдәләре белән дә танышып була. Күргәзмәдә Ленинград блокадасы елларында сакланып калган Коръән нөсхәсе, калиграфлар тарафыннан язылган Корьән сурәләреннән өзекләр, кульязма Корьән дә урын алган.

Күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары да күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 4-6 октябрь көннәрендә иртәнге сәгать уннан кичке алтыга кадәр эшлиячәк.

Исламия Мөхәммәтҗанова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре