Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның мелиорация комплексының торышы һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәгә барлык муниципаль районнар да кушылды.
Республикада соңгы елларда 37 мең гектар сугарулы җир торгызылган, 487 ГТС ремонтланган, 280 километрдан артык торба үткәргечләр салынган, 300 берәмлектән артык сугару техникасы сатып алынган. Соңгы 5 елда мелиорациягә 13,8 млрд сум инвестиция җибәрелгән, шул исәптән 2025 елда 5,2 млрд сум. 2026 елга 3,8 млрд сум планлаштырылган.
Бүген мелиорацияне үстерү өчен федераль һәм республика программалары гамәлдә. Шуларның берсе – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының федераль адреслы инвестиция программасы - ФАИП. Бирегә Идел буе Мелиоводхозы балансындагы федераль объектлар керә. ФАИП буенча эшләр тулысынча федераль акчалар хисабына финанслана. Әлеге программа буенча соңгы 5 елда 5,4 мең га мәйданда 10 объект реконструкцияләнгән. 2,9 мең га сугарулы җиргә исәпләнгән яңа объект төзелгән. 2026 елда эшләр Арча һәм Чистай сугару системаларында 3,5 мең га мәйданда дәвам итәчәк. Аларга 955 млн сум федераль акча каралган.
Республика территориясендә федераль сугару системалары бар әле, аларны торгызу таләп ителә. Бу өстәмә 5 мең га сугарулы җир. Марат Җәббаров районнар башлыкларын һәм хуҗалыклар җитәкчеләрен Идел буе Мелиоводхозы белән берлектә ай дәвамында әлеге объектларны программага кертү турында карар кабул итәргә өндәде.
Шулай ук «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне әйләнешкә кертү һәм комплекслы мелиорацияләү» федераль проекты эшли, аның буенча хуҗалыкларның сугарулы кишәрлекләрне төзү һәм реконструкцияләү эшләренә киткән чыгымнарының 50%ы кайтарыла. Бу программа буенча 2025 елда республиканың 6 хуҗалыгында 5,5 мең га файдалануга тапшырылган. Объектларның смета бәясе - 2,5 млрд сумнан артык. Барлык мәйданнар сугару техникасы белән җиһазландырылган. 2026 елга әлеге федераль проект буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында 4,8 мең га мәйданда барлык игълан ителгән объектлар сайлап алынган. 762 млн сум субсидия каралган.
Федераль программалардан тыш, кайбер чаралар республика бюджеты хисабына гамәлгә ашырыла. Иң мөһим юнәлешләрнең берсе - гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлау һәм төзү. Әлеге программа ел саен 150 млн сум күләмендә финанслауны саклап, уңышлы эшли, бу төзелә торган барлык мелиорация системаларын су чыганаклары белән тәэмин итәргә, шулай ук сугарулы җирләрне өстәмә файдалануга кертеп, ремонт таләп итә торган ГТСларны торгызырга мөмкинлек бирә. 2025 елда эшләр 1400 га су белән тәэмин итү өчен 4 объектта башкарылган.
Моннан тыш, файдалануга тапшырылган сугарулы җирләрне җиһазландыру өчен сугару техникасы сатып алуга юнәлдерелгән чыгымнарның 70%ы кайтарыла. 2025 елда хуҗалыклар мелиорация программалары буенча барысы 119 берәмлек түгәрәк һәм барабан тибындагы су сиптерү машинасы сатып алганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез