Марат Айзатуллин: «Безнең эш – республикада яшәүчеләр өчен уңайлы мохит булдыру»

Ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торакны файдалануга тапшыру, социаль инфраструктура төзү һәм киңлекне планлаштыру институтын булдыру соңгы 5 елда Татарстанның төзелеш тармагының төп казанышлары булды. Мондый фикерне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде, дип яза «Татар-информ».

Торакны файдалануга тапшыру өлкәсендә соңгы дүрт елда республикада ел саен 3 миллионнан 3,5 миллион квадрат метрга кадәр торак файдалануга тапшырыла, дип билгеләп үтте Марат Айзатуллин. 2025 елга билгеләнгән план 3,2 миллион квадрат метрны тәшкил итә, шуларның 2,8 миллионы бүгенге көндә тапшырылган.

Социаль инфраструктура өлешендә министр парк һәм скверлар, мәдәният, медицина һәм мәгариф учреждениеләре төзелүен һәм төзекләндерелүен, шулай ук республиканың елга һәм күлләр яр буйларын төзекләндерүне билгеләп үтте. Татарстанның визит карточкаларының берсенә әйләнгән иң әһәмиятле проект буларак ул Камал театрының яңа бинасын һәм аның тирәсендәге территорияне атады.

Киңлекне планлаштыру институтын булдыруга килгәндә, ул эшләгән дәвердә өч агломерация билгеләнде һәм республика территорияләрен үстерүнең киләчәк векторларын билгели торган мастер-планнар төзелде, дип белдерде министр. Бу планнар торак йортлар, сәнәгать предприятиеләре, кирәкле инженерлык һәм социаль инфраструктура кайда һәм ничек урнашачагын һәм башкаларны билгеләячәк.

«Безнең эш, беренче чиратта, республикада яшәүчеләр өчен уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән», – дип билгеләде Айзатуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре