Марат Айзатуллин һәм Михаил Афанасьев Яшел Үзәндәге шартлауга бәйле халыкның сорауларына җавап бирде

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин һәм Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев кичәге йорт шартлавына бәйле халыкның сорауларына җавап бирде.

Билгеле булганча, бүген фатир хуҗалары өйләренә эләгә алмаячак, бу әлегә куркыныч. Аларга иртәгә иртән белгечләр белән берлектә үз фатирларыннан кирәкле барлык әйберләрне алып чыгарга мөмкинлек тудырачаклар.

Михаил Афанасьев зыян күргән һәр гаилә белән индивидуаль рәвештә сөйләшәчәкләр, бәлагә тарганнарның берсен дә ярдәмсез калдырмаячаклар, дип ышандырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре