Марат Айзатуллин: "Торак сату күләме 40 процентка кимеде"

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, республиканың торак базарында сату-алу күләме 40 процентка кимегән. Моңа да карамастан, Татарстанда төзелеш планын үтәүне алга таба да дәвам иттерәчәкләр. Бу хакта министр Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.

“Әйе, хәзерге шартларда торак сату күләме кимеде. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, республиканың торак базарында сату-алулар 40 процентка азрак. Моңа 1 июльдән ташламалы ипотека программасының тәмамлауны тәэсир итте”, – диде министр.

Марат Айзатуллин әйтүенчә, ничек кенә булмасын, республика төзелеш планын үтәүне дәвам иттерәчәк. “Россия төзелеш министрлыгыннан моңа бәйле күрсәтмә юк. Безнең 2030 елга кадәр исәпләнгән төзелеш планы бар. Аның нигезендә, без 2030 елда 3,5 миллион квадрат метр торак кулланышка тапшырырга тиеш. Ә без былтыр ук 3,4 миллион квадрат метр торак төзедек. Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда төзелешкә 495 рөхсәт алынган. Безнең запас бар, шуңа күрә киләсе елга ышаныч зур”, – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, бүген авыл ипотекасы һәм IT ипотека гамәлдә. Әлеге программалар республика өчен отышлы булырга мөмкин, дигән фикер белдерде ул. “Гамәлдәге ташламалы ипотека программаларының шартлары үзгәрәчәк, билгеле. Яңа кагыйдәләр дәүләт ярдәменнән файдалана алучылар даирәсен тарайтачак. Алга китеп әйтәсем килми, әмма IT ипотека безнең өчен отышлы булырга да мөмкин. Программа Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эшләмәячәк, ташламалы ипотека рәсмиләштергән “айтишник” кредитны түләп бетергәнче эш урыныннан китә алмаячак. Яңа кагыйдәләр әнә шундый”, – диде Марат Айзатуллин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре