Бүген IT-паркта «Туган тел фест» республика бәйге-премиясенә нәтиҗә ясадылар. Анда республика һәм илнең төрле төбәкләреннән татарча тәрбия бирүче сиксәнгә якын тәрбияче катнашкан. Шулар арасыннан биш юнәлеш буенча барлыгы 15 җиңүчене сайлап алганнар. Беренче урынга – 50, икенче урынга – 30, өченче урынга 20 мең сум акча бирелде.
Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов җиңүчеләрнең проектлары белән танышты һәм, әлеге тәҗрибәләрне бөтен республика бакчаларына таратырга кирәк, диде.
– Бу – бик отышлы проектларның берсе. Максатларыбызның берсе – эшегезне киләчәктә дә яратып башкару өчен сезгә көч бирү. Икенчедән, бала күңеле бик нечкә,бүген ихтыяҗлар да зур,мөмкинлекләр дә төрле. Монда сез тәҗрибә уртаклаша аласыз. Балалар белән эшләр өчен бер этәргеч тә бу. Сезнең хезмәт зур сабырлык сорый. Әле үзебезнең кечкенә оныклар белән ярты сәгать, бер сәгать уйнаганнан соң да, аннан туеп китәбез. Ә сезгә һәр көнне 7-8 сәгать эшләргә туры килә. Шундый сыйфатлар булмаса, нәтиҗәгә ирешә алмас идегез, – диде Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия рәисе Марат Әхмәтов.
Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренә рәхмәтен белдерде. «Теле дә ачылмаган балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү – бу зур сәнгать», – дип билгеләп үтте республиканың баш педагогы.
«Бала-Сити» мультилингваль Халыкара балалар бакчалары челтәренә нигез салучы Альбина Насыйрова әлеге фестивальне тәрбиячеләрнең ел саен көтеп алуын, катнашучылар саны да арта баруын әйтте.
– Безнең фестивальгә татар телен өйрәтүдә үзенчәлекле алымнар кулланып эшләүче укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелды. Бәйге тәҗрибә уртаклашырга, бер-береңә яңа проектлар,алымнар күрсәтергә һәм аларны үз бакчаларында кулланырга мөмкинлек бирә, – диде ул.
Кемнәр алар бәйге җиңүчеләр?
Жюриның махсус бүләге — Р.Ф. Мөхәммәтшина исемендәге премия Алабуганың «Чык тамчысы» бакчасы тәрбиясесе Зөлфия Гаффаровага бирелде.
«Үстерүче предмет-киңлек мохите» юнәлешендә беренче урынны Казандагы 25нче бакча тәрбиячесе Эльвира Билалова алды.
«Татар музыкаль әсәрләрен балаларга телне өйрәтүдә нәтиҗәле форматта куллану» номинациясендә Казандагы «Сабыйлар» бакчасы тәрбиясе Ретина Зәрәфетдиновага, «Телне уен аша өйрәнү» юнәлешендә Буа шәһәренең «Теремкәй» бакчасы тәрбиячесе Айсылу Латыйповага, «Телне укытуда цифрлы технологияләр куллану» номинациясендә башкаланың 112 нче бакча тәрбиячесе Гөлназ Бәдертдиновага, «Милли чара остасы» юнәлешендә Мамадыш шәһәренең «Миләшкәй» бакчасы тәрбиячесе Гөлчирә Шәйхетдиновага тиңнәр булмады.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез