Арчада бәйрәм шигъри рухта узды: быел ул Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган «Без – Тукайлы халык» дип исемләнгән театральләштерелгән ачылыш тантанасы белән башланып китте. Марат Әхмәтов район халкы һәм кунакларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. «Сабан туе республиканың күпмилләтле халкын бер мәйданга җыя, – диде Марат Әхмәтов. – Арча – безнең өчен аеруча кадерле район, чөнки ул – халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган ягы».
Сабан туеның төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшү, дуслык һәм үзара аңлашу бәйрәме булуын район башлыгы Алмаз Хисаметдинов та билгеләп үтте. «Ул – ата-бабаларыбызга хөрмәт күрсәтү, бай гореф-гадәтләребезне саклап калу, аларны киләчәк буыннарга җиткерү чарасы», – диде ул.
Тәбрикләү сүзләреннән соң, мәйдан уртасына хезмәт батырларын чакырдылар. Районның төп сабан батыры булып «Игенче» ширкәтеннән Илнар Ситдыйков танылды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез