Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте 1930 елда ачылган, ә 16 елдан соң аңа бөек татар шагыйре исеме бирелгән. Бүген уку йорты урта һөнәри белем бирү процессын оештыруның заманча стандартларына җавап бирә. 2013 елда бинага капиталь ремонт ясалган. Шул вакыттан бирле Арча педагогика көллияте үз эшен яңа статуста – милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак дәвам итте, аның бурычы – хәзерге шартларда һөнәри белем бирү системасында этномәдәни белем бирүне саклап калу һәм үстерү. Көллият башлангыч сыйныфларда укыту, мәктәпкәчә һәм музыкаль белем бирү, физик культура, компьютер системаларында программалаштыру белгечлекләре буенча әзерлек алып бара.
«Безнең училищены тәмамлаган ике кеше – язучылар Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиев Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булдылар», – дип сөйләде көллият директоры Гөлнара Гарипова.
Марат Әхмәтов яңартылган, бронзадан коелган «Әлифба» һәйкәлен карады һәм Арча педагогика көллияте территориясендә куелган Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.
Марат Әхмәтов шулай ук көллияттә 1999 елда оештырылган «Әлифба» музеенда да булды. Бүгенге көндә музейда борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыклары язуының барлыкка килүе һәм үсеше турында сөйләүче 1,6 мең экспонаттан торган бай фонд, төрле графика һәм алфавит системалары турындагы материаллар бар. Музей нигезенә көллият мөгаллимнәре – «Әлифба» дәреслеге авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың педагогик һәм иҗади эшчәнлеге салынган, дәреслекнең беренче басмасы 1965 елда чыккан.
Шулай ук семинар башланганчы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы «Арча» сәнәгать паркында һәм Сеҗе авылында ат фермасында булачак.
Исегезгә төшерәбез, авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсендә районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, тармак министрлыклары һәм ведомстволары, банк өлкәсе вәкилләре катнаша.
Пленар утырыш кысаларында авыл бизнесына, фермерлык хәрәкәтенә һәм шәхси хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышалар.
Мондый очрашулар республикада ел саен үткәрелә, быел инде 18 нче мәртәбә уздырыла. Узган атнада семинарлар Яңа Чишмә һәм Минзәлә районнарында булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез