Хисап сессиясе район мәдәният йортында узды. Әтнә районы башлыгы Рөстәм Хисамиев хисап чорындагы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды. Тулай территориаль продукт 7,3 млрд сум тәшкил иткән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Әтнә районы икътисадының нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә, аның өлеше тулаем эчке продуктның 85% тәшкил итә.
Бүген районда бу өлкәдә 5 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 4 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм 6 фермер хуҗалыгы үз эшчәнлеген алып бара.
Әтнә районы сөт җитештерү күләме буенча республикада беренче урында тора, һәркөнне монда 416,5 тоннадан артык сөт савалар. Авыл хуҗалыгы җирләренең һәр гектарына уртача савым 2739 килограмм тәшкил иткән, ә республикада уртача күрсәткеч 472 килограмм гына. Моннан тыш, бер сыердан уртача еллык савым 12 226 килограммга җиткән.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен борчыган проблемалы мәсьәләләрнең берсе буларак, район башлыгы сөтне сатып алу бәяләренең түбән булуын билгеләп үтте. Өстәлгән бәяләрне исәпкә алмаганда ул 36,75 сум тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 13 сумга кимрәк.
Утырышка йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район халкына хезмәтләре һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Район күрсәткечләре турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов асылда авыл хуҗалыгы белән шөгылләнүче район өчен аларны объектив дип атады.
«Әтнә - авыл хуҗалыгы районы. Сездә көнлек сөт җитештерү күләме күп. Шуңа күрә монда сөт эшкәртү предприятиесе кирәк. Ул чагында өстәлгән бәянең шактый өлешен муниципалитетның үзендә калдырып, җитештерүчеләргә зур ярдәм булыр иде, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Бу проектны гамәлгә ашыра ала торган зур инвесторлар белән сөйләшүләрне дәвам итәргә кирәк».
Марат Әхмәтов райондагы һәр оешма йөз процент табыш белән эшли дип ассызыклады. «Бу предприятие җитәкчеләренең җаваплылыгы турында сөйли”, - диде Марат Әхмәтов.
Моннан тыш, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әтнә районында татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре кадерләп саклануын билгеләп үтте. «“Әтнә районы милли мәдәниятебезне саклый белә торган үрнәк район, монда җирле халык күп еллар буена тырыш хезмәт белән яши”, - дип сүзен тәмамлады Марат Әхмәтов.
Утырышта район активына төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез