Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Балтач районында капиталь ремонттан соң ачылган «Романтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда булды. Биредә җәйге сәламәтләндерү кампаниясе июль аенда башланган, быел ике профильле смена үткәрү планлаштырыла.
"Күптәннән, Балтач районында эшләгәндә мин бу лагерьда булган идем. Бүген ул бик нык үзгәргән, матурланган, - диде Марат Әхмәтов. - Бу барлык шартлары булган заманча лагерь".
Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республикада балалар һәм яшьләрнең үсеше өчен күп эшләр башкарыла, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, лагерьлар һәм башка объектлар ачыла, төзекләндерелә. "Барыгызга да уңышлар, ялларыгызның күңелле һәм файдалы булуын телим, бу сезнең тормышыгыздагы иң яхшы вакыт, илебезнең һәм республикабызның лаеклы гражданнары булып үсегез", - дип мөрәҗәгать итте парламент җитәкчесе вазифаларын башкаручы балаларга.
Балаларны савыктыру лагерьларын яңарту буенча республика программасы кысаларында үткәрелгән капиталь ремонт барышында торак корпуслар, клуб, ашханә һәм медпункт, спорт мәйданчыклары яңартылган.
Яңартылган лагерьда беренче профиль сменасын Алдынгылар хәрәкәте активистлары үткәргән, хәзерге вакытта биредә гражданлык-патриотик смена уза. Моннан тыш, «Романтика» территориясендә палаткалы лагерьлар ачылган, августта алар балаларны спорт сменасына һәм Алдынгылар хәрәкәте сменасына кабул итәчәк.
Лагерьда эш ике телдә алып барыла — рус һәм татар телләрендә. Лагерь берьюлы 100 баланы кабул итә. Нигездә бу Балтач районы укучылары. Сменалар 18 көн дәвам итә.
Лагерьны реконструкцияләү ике этапта баргпн. 2024 елда җәйге сәламәтләндерү комплексы, клуб һәм 5 йокы корпусы капиталь ремонтланган. 2025 елда медпункт, КПП, 7 йокы корпусы төзелгән, спорт зонасы яңартылгпн - футбол кыры, баскетбол уеннары өчен мәйданчык, воркаут өчен мәйданчык, шулай ук иҗади чаралар өчен мәйданчык һәм җәйге ачык сәхнә. Моннан тыш, лагерьга керү юлы ремонтланган, җиһазлар һәм инвентарь сатып алынган.
"Бүген без лагерьның яңа тормышын башлап җибәрәбез, биредә спорт, ял һәм иҗат өчен барлык шартлар да тудырылган, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре буенча министр Азат Кадыйров. - Балаларны савыктыру лагерьларын модернизацияләү буенча республика программасы инде 10 ел гамәлгә ашырыла, шул вакыт эчендә Татарстанда 60 тан артык лагерь яңартылды".
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин "Романтик" лагерен ачуны күптән көтелгән вакыйга дип атады. "Татарстан Рәисе, Дәүләт Советы, республиканың яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән без шундый зур проектны гамәлгә ашырдык, - диде ул. Лагерь танымаслык булып үзгәрде".
Ул шулай ук балаларга биредә тугры дуслар табуларын һәм яңа уку елына яхшы әзерләнүләрен теләде.
Исегезгә төшерәбез, Марат Әхмәтов бүген Балтач районында эш сәфәрендә, анда ул Бөтенроссия балалар мөселман сабантуенда катнаша.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез