Авыл хуҗалыгы предприятиесе 1977 елдан бирле эшли, ул вакытта Казанның авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру станциясе республика оешмасы итеп үзгәртелә.
Бүгенге көндә монда төп җиде токымны җитештерүче алтмышка якын үгез асрала. Орлыклар республика районнарыннан тыш, Самара һәм Калининград өлкәләренә, Хабаровск һәм Краснодар краена, Марий Эл Республикасына җибәрәләр. Чит ил партнерлары арасында иң зуры – Үзбәкстан Республикасы.
Бүген, мөгезле эре терлекләрне үрчетү һәм савымны арттыру бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә торган югары сыйфатлы орлык материалы җитештерүдән тыш, оешма сөт һәм терлек азыгының сыйфатын анализлау буенча да хезмәт күрсәтә. Монда азык сыйфатына спектраль анализ һәм сөт сыйфатына селекция контроле лабораторияләре ачылган.
2026 елның 1 сентябренә Биектау районда 4097 баш сыер һәм тана орлыкландырылган, бу узган ел белән чагыштырганда – 100%. Шул исәптән таналар – 1136 баш. Биектау районында ясалма орлыкландыру 85% тәшкил итә, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – 70% тан артык.
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 11,5 мең баштан артык (күрсәткечләр үсеш белән бара, быел мөгезле эре терлекләр узган елга караганда 325 башка күбрәк), шул исәптән сөт сыерлары – 3,8 мең баштан артык (135 баш артым белән).
2026 елның сигез ае йомгаклары буенча район хуҗалыкларында 22,3 мең тоннага якын сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 104%). 1 сыердан 5787 кг сөт савылган (узган елга карата +181 кг). 2 мең тонна ит җитештерелгән.
Марат Әхмәтов предприятиенең хезмәт коллективы белән аралашты, җитештерү перспективалары белән кызыксынды.
Предприятиедә махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру буенча системалы эш алып барыла, хәзерге вакытта бер ветеран монда автоматлаштырылган газ казаннары операторы булып эшли.
Моннан тыш, биредә студентлар һәм профильле югары уку йортларын тәмамлаучылар белән актив эшлиләр, аларны җитештерүгә җәлеп итәләр. Быел Казан аграр университетын тәмамлап туган районына кайткан яшь белгеч алган квалификациясе буенча «Элита» баш нәсел предприятиесендә эшкә урнашкан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез