Газетага язылу

Марат Әхмәтов Бөтенроссия мөселман балалар сабантуенда катнашты

Бүген Балтач районының Борбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабантуе узды, анда Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Бәйрәм кунакларын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент депутатлары исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.  
 
Районда инде унтугызынчы мәртәбә уздырыла торган бәйрәм Борбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан Коръән сүрәләре уку белән ачылды. Аннары Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.
 
Чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов Борбаш авылы халкын һәм мәйдан кунакларын бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләде."Бу Сабантуй үзенчәлекле, без монда шәфкать һәм рухи чистарыну эзләп киләбез, бу безгә ел дәвамында шулай булып калырга ярдәм итә. - дип ассызыклады Марат Әхмәтов. - Халкыбыз тарихында төрле заманнар булды. Ләкин без әкренләп рухи чыганакларыбызга әйләнеп кайтабыз, һәм бүгенге Сабантуй-моңа бик яхшы дәлил».
 
Марат Әхмәтов дини тәрбиянең мөһимлегенә игътибар итте.  «Дингә килгән кеше үзенә, гаиләсенә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплырак карый һәм миһербанлы була», - дип басым ясады ул.
 
Үз чиратында, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин балалар өчен мөселман Сабантуеның районда унтугызынчы мәртәбә узуына һәм  бер мәйданчыкта дин әһелләрен, мәдрәсәдә тәрбияләнүчеләрне, спортчы-көрәшчеләрне берләштерүенә игътибарны юнәлтте. "Бу бәйрәм-елның иң якты һәм күптән көтелгән көннәренең берсе. Бу мәйданчыкта балалар чын-чынлап милли рухка ия һәм гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләргә ияләшә. Мондый вакыйгалар игелекле максатка хезмәт итә, яшь йөрәкләрдә иманыбызга һәм мәдәниятебезгә тирән хөрмәт уята", - диде Рамил Нотфуллин.
 
Республика мөселман балалар "Сабантуе" - Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән, Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды ярдәмендә балалар өчен ел саен үткәрелә торган мәдәни-агарту чарасы. Бәйрәмнең төп оештыручысы һәм рухландыручысы-Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.  
 
Бәйрәм программасы традицион милли ярышларны рухи-агарту чаралары белән берләштерә. Сабантуйда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар һәм викториналар оештырылды. 18 яшькә кадәрге малайлар һәм егетләр татар милли көрәшендә көч сынаштылар. Балалар шулай ук ат чабышларында да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Балалар арасында капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, таяк тартышу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу кебек ярышлар аеруча популяр булды.
 
Балалар өчен мөселман Сабантуен уздыру идеясе мәчетләр каршындагы җәйге мөселман лагерьларына йомгак ясау формасы буларак барлыкка килгән, анда балалар ислам нигезләрен, гарәп графикасын өйрәнә, Коръән сүрәләрен ятлый. Балалар мәйданда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, Коръән һәм дога аятьләрен уку, мөнәҗәтләр башкару конкурсларында, шулай ук шигъри ярышларда катнаштылар.
 
Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмнең төп максаты-балаларны һәм яшьләрне халкыбызның мәдәни нигезләренә тарту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буын арасында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү.
 
Бәйрәм 2008 елдан бирле үткәрелә, узган елдан Бөтенроссия статусына ия. Моннан тыш, ул, русларның «Каравон», мариларның «Семык», мордваларның «Валда Шинясь», удмуртларның «Гырон быдтон», чувашларның «Уяв» һәм керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәре белән беррәттән, Татарстанның җәйге этник бәйрәмнәренең бердәм системасына керә.
 
"Исламга ихластан ышану безне игелеклерәк, сафрак һәм рухыбызны көчлерәк итә. Ул киләчәккә ышаныч бирә һәм кешеләрне берләштерә», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов журналистлар белән әңгәмәсендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре