Марат Әхмәтов: «Бүген без киләчәгебезне билгелибез»

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тормыш иптәше Миләүшә ханым белән Казанның 55 нче сайлау участогында тавыш бирде.

“Нинди дәрәҗәдә булуга карамастан, һәр сайлауга җаваплы карыйм һәм безнең бик күпчелек сайлаучыларыбыз шундый фикердәдер, дип уйлыйм. Чөнки сайлауга килеп үзебезнең киләчәгебез, бу очракта республика, зур илебез өчен тавыш бирәбез һәм киләчәгебезне билгелибез. Шушы сайлауга битараф булмаган, актив гражданлык позицияләрен белдерергә теләүчеләр никадәр күбрәк булса, илебез язмышы белән яшәүче халкыбыз бердәм гаилә буларак яши ала дигән сүз”, – диде ул.

Марат Әхмәтов барлык республика гражданнарын әлеге сайлауларда да актив катнашырга чакырды. “Безгә күңелебезгә ошаган партияне, кандидатны сайлап алу мөмкинлеге бирелә. Киләчәктә шул партия, кандидатыбыз депутат булганнан соң, аның белән бергә ил язмышы өчен бергәләп эшләргә, көрәшергә кирәк булачак. Ни өчен көрәшергә дим, чөнки илебез өчен бик җаваплы чор. Без үзебезнең бердәм, шушы ил язмышында бергә яши торган зур бер гаилә икәнлегебезне бөтен дөньяга расларга тырышырга тиеш. Һәм ул һичшиксез шулай булыр да”, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре