Ул тавыш бирү өчен Казанның Карл Маркс урамында урнашкан 55нче сайлау участогына килде.
«Быелгы сайлау аеруча җаваплы. Махсус хәрби операция бара. Илгә бердәмлек кирәк. Сайлауга җаваплы карау ул халыкның ил язмышын, үз язмышы буларак кабул итүен күрсәтә. Моннан тыш, сайлауларда катнашуны илкүләм лидерыбыз Владимир Путин тирәсендә берләшүгә имтихан буларак карарга мөмкин. Һәр кешенең тавышы, ил өчен тавыш бирү булып тора. Бу җиңүгә өлеш кертү дигән сүз. Шуңа күрә быелгы сайлауга халыкның җаваплы карауын теләр идем», – диде Марат Әхмәтов.
Аның сүзләренчә, Татарстан һәрвакыт иҗтимагый яктан бик актив булды. «Махсус хәрби операциягә килгәндә Республика үзенең көчле икътисады белән җиңүгә саллы өлешен кертеп бара. Төрле киртәләр булуга карамастан икътисатыбыз үсүен дәвам итә. Бу халык тормышында да чагылыш таба», – диде Марат Әхмәтов.
Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез