«Уңай күрсәткечләр күп, район инвестицияләр буенча аерылып тора. Авыл хуҗалыгында перспектива бар: 150 мең тонна ашлык - бу рекордлы күрсәткеч. Инвесторлар килү белән, район майлы культураларга игътибар биреп, амбициоз бурычлар куярга тиеш», - дип искәртте Марат Әхмәтов.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары халыкны саклау, һәр гаиләгә игътибар игътибар күрсәтүне төп бурыч дип атады. Ул Чүпрәле районында яшәүчеләргә рәхмәт белдерде, районга уңышлы ел теләде.
Сәясәтче сүзләренчә, район 20 Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Герое раслаган хезмәт сөючәнлекнең «генетик кодына» таянып, үз хезмәте белән көн күрә. Аның фикеренчә, аларның батырлыгын бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам итә.
«Монда хезмәт сөючән, батыр халык яши. Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә!» - дип сүзен төгәлләде Марат Әхмәтов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез