Газетага язылу

Марат Әхмәтов: «Газлаштыруның һәр проценты артында кешеләр язмышы тора»

Бүген Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Бишенче элемент» микрорайонын газ челтәренә тоташтырдылар, хәзерге вакытта биредә актив торак төзелеше алып барыла.

Яңа газүткәргеч 844 җир кишәрлеген табигый газ белән тәэмин итәчәк, бу җирле халыкның тормыш сыйфатын сизелерлек яхшыртачак. Газ җибәрү тантанасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Дәүләт Советы депутаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Дәүләт Советы депутаты, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев катнашты.

 

«Безнең районда бүген зур бәйрәм, – диде Камил Нәҗмиев. – Тукай районы үскәннән үсә, һәм без яңа объектларны газга тоташтыруга зур ихтыяҗ сизәбез. Без бу юнәлештә актив эшлибез. 2022 елда районга газ кертү 34% булса, бүген без 95,3% ка җиттек».

 

Мондый динамик үсеш белән районны йөз процент газлаштыруга ирешү җиңел булачак, дип шаяртты Марат Әхмәтов, чөнки төзелеш бер дә тукталмый, яңадан-яңа объектлар барлыкка килә.

 

«Шул ук вакытта, яхшы аңлыйбыз, газлаштыруның һәр проценты артында кешеләр язмышы тора», – дип басым ясады Марат Әхмәтов һәм тукайлыларга темпларын киметмәүләрен теләде.

 

Парламент башлыгы вазыйфаларын башкаручы билгеләп үткәнчә, гамәлгә ашырыла торган газлаштыру программасы – гаять мөһим социаль проект. «Газ – ул җылылык, өйләрдәге уңайлылык, – диде ул. – 2022 елдан аны гамәлгә ашыруга республикада 7 млрд сумнан артык акча тотылды».

 

Газүткәргечне эшләтеп җибәрү 2021 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән барлыкка килгән социаль газлаштыру программасының бер өлеше булды. 2021 елдан башлап, гражданнар акчаларын җәлеп итмичә, Татарстанда 1,7 мең км газ бүлү челтәре төзелгән. Газүткәргечләр 41697 йорт биләмәсе чикләренә кадәр җиткерелгән, 34742 торак йорт газга тоташтырылган.

 

Әҗмәкәй авылында бүген файдалануга тапшырылган газүткәргечнең озынлыгы 28 км тәшкил итә. 844 җир кишәрлегенең тоташтыру өчен техник мөмкинлекләре бар, хәзерге вакытта инде газ кертү өчен 80 килешү төзелгән. Газга егермеләп урамдагы йортларны тоташтырачаклар. Проектның бәясе 136 млн сумнан артык тәшкил итә.

 

Тукайлыларны бәйрәм белән Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина да котлады. «Газ аны бик озак көткән урынга килде, – диде ул. – Газлаштырып бетерү программасы бөтен ил буенча Россия Президенты Владимир Путинның турыдан-туры йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла. Һәртөрле санкцияләргә карамастан, барлык дәүләт программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу Россиянең социаль юнәлешле һәм кешеләрне кайгыртуга йөз тоткан дәүләт булуы турында сөйли».

 

Рөстәм Усманов төзүчеләргә, газ тармагы хезмәткәрләренә зур эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу йортларны газлаштыру өчен 28 км газ үткәргеч төзелде. Нәкъ менә аларның эше нәтиҗәсендә бистә халкы бүген өй учагының җылысын һәм уңайлылыгын тоя ала», – диде ул, Татарстанга федераль газ структуралары тарафыннан ярдәм күрсәтелүен ассызыклап. «Бу программаны без республика җитәкчелеге һәм шәхсән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырабыз», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Усманов.

 

«Газ өчен вакытында түләгез, куркынычсызлык чараларын үтәгез, шул вакытта газ сезнең дустыгыз булачак, җылылык һәм уңайлылык бүләк итәчәк», – дип мөрәҗәгать итте ул микрорайонда яшәүчеләргә.

 

«Бишенче элемент» – бик матур микрорайон, зур йортлар һәм гадәти булмаган исемле урамнар, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Таһиров. – Газлаштырып бетерү программасы нәтиҗәсендә мондый бистәләр уңайлырак була бара, халыкны тагын да күбрәк җәлеп итә».

 

Тантана тәмамланганнан соң Марат Әхмәтов авыл халкы белән аралашты, аерым алганда, Фәхретдиновлар гаиләсенә кунакка керде. Илдар Хатыйп улы белән Айсылу Азат кызы өч бала үстерәләр. Олысы Алинәгә инде 20 яшь, ул «Алабуга» махсус икътисадый зонасында бухгалтер булып эшли, Лиана тугызынчы сыйныфта укый, ә иң кечесе Әмир әле балалар бакчасына йөри, аңа 4 яшь тулган.

 

«Без бу йортта ел ярым яшибез инде, элек электр белән җылыта идек, – дип сөйләде Илдар Фәхретдинов. – Ай саен бу безгә 20-25 мең сумга төште. Кыйммәт. Хәзер, газ килгәч, түләү 4-4,5 мең сум булачак. Газпромга һәм республика җитәкчелегенә мондый программа өчен рәхмәт». 

 

Марат Әхмәтов микрорайонда яшәүчеләрне истәлекле вакыйга белән котлады, барысына да иминлек теләде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре