Газетага язылу

Марат Әхмәтов Яр Чаллы гаиләләренә ана капиталына сертификатлар тапшырды

Бүген Чаллы шәһәрендә ана капиталына сертификатлар тапшырдылар. Тантаналар сараенда узган чарада Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов һәм автокала мэры Наил Мәһдиев катнашты. Документ 27 гаиләгә бирелде.

Тантанада катнашучыларны сәламләп, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, Чаллы шәһәре – анда гомер итүче кешеләрнең яхшы тормышы һәм иминлеге өчен уртак бурычны хәл итү өчен шәһәр җитәкчелеге һәм анда яшәүчеләрнең бердәмлеге мисалларының берсе. Парламент җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы гаиләләрнең ишәюен теләде. «Балалар – безнең киләчәгебез. Һәр гаиләдә бәхетле балалар үсүен, әти-әниләрен уңышлары белән сөендерүләрен телим. Гаиләләрдә сабыйлар күбрәк тусын!», – диде Марат Әхмәтов. 

Наил Мәһдиев әйтүенчә, 2026 ел Чаллы һәм бөтен республика халкы өчен үзенчәлекле, шәһәргә нигез салынуга дүрт йөз ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгарылуга илле ел булды. «Безнең шәһәрнең уникаль тарихы бар. Җир шарында ялан кыр уртасында кыска вакыт эчендә ярты миллионлы шәһәр төзелүе һәм дөньядагы иң эре йөк автомобильләре заводының сафка басуы кебек башка берәр мисал булуы икеле. Монда эшләнгән эшләр – бәһасез. Без бик матур эшчән шәһәрдә яшибез. Һәм бу статусны без һәр көнне үз хезмәтебез белән раслыйбыз»,  – дип мөрәҗәгать итте Чаллы гаиләләренә Наил Мәһдиев. 

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Яр Чаллыда 68,2 меңнән артык сертификат бирелгән, гаиләләрнең 93%ы (63470 сертификат иясе) бу акчаларны тулысынча яисә өлешчә кулланган. 

2026 елның беренче яртыеллыгында Яр Чаллы шәһәре буенча Ана капиталы акчаларыннан файдалануны сорап 2923 гаилә мөрәҗәгать иткән.
Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануның иң популяр юнәлеше булып торак шартларын яхшырту тора. Сертификат алучыларның 86%ы акчаларны (гомуми суммасы 27,7 млрд. сумнан артык) әлеге максатка тоткан.  

Исегезгә төшерәбез, ана (гаилә) капиталына сертификат, әгәр элегрәк алар дәүләт ярдәменнән өстәмә чаралар күрү хокукыннан файдаланмаган булсалар, 2007 елның 1 гыйнварыннан башлап, икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар тууга бәйле рәвештә бирелә. 2020 елның 1 гыйнварыннан ана капиталына сертификат шулай ук беренче бала тууга бәйле рәвештә бирелә. 

2026 елда ана капиталы күләме беренче бала өчен 728 921,90 сум, ә икенче, өченче һәм аннан соңгы балалар өчен 963 243,17 сумга җитте. Бу сумма икенче яки аннан соңгы бала 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган (уллыкка алынган) булса һәм гаиләнең әлеге хокукы моңа кадәр файдаланмаган очракта бирелә.

Бүгенге көндә ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына, хатын-кызларның хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә җайлаштыру һәм интеграцияләү өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәтләрне сатып алуга (мондый товарлар һәм хезмәтләр өчен чыгымнарны компенсацияләү юлы белән), шулай ук бала өч яшькә җиткәнче айлык түләүләр алуга тотарга мөмкин».

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре