Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында республиканың эчке хәленә тирән анализ ясалды, аерым юнәлешләргә дә игътибар бирелде. Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов чарадан соң шулай дип белдерде.
– Юлламага кадәр дә анда яңгыраячак төп фикерләр турында фаразлаганым булды. Бу фаразлар чынга ашты дияргә дә була. Рәис Юлламасында республиканың бүгенге эчке хәленә тирән анализ ясалды, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихтирам күрсәтелде, хәтта аларга һәм аларның гаиләләренә эзлекле рәвештә ярдәм күрсәтелеп барырга тиешлеге турында да сүз булды. Гаилә елы бара, Юлламага династияләр килгән иде, аларның әһәмиятенә басым ясап әйтелде, – диде Марат Әхмәтов. – Бик зур бурычлар куелды. Без үз чиратыбызда бу бурычларны үтәү өчен эшләргә тиеш. Киләсе елны йөзебез кызарырлык булмасын өчен тырышырга иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез