Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Генераль консул Татарстанда дипломатик миссиясен тәмамлый.
Республика парламентында узган очрашу кысаларында Марат Әхмәтов Генераль консулга нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, Россия белән Иран арасында сәүдә-икътисадый, мәдәни һәм гуманитар багланышлар урнашуын билгеләп үтте.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы эшчәнлеге күп еллар дәвамында Татарстан белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шул исәптән парламентара багланышлар урнаштыруга ярдәм итә. «Безнең республика Россия - Иран мөнәсәбәтләре кысаларында Иран белән багланышларга зур әһәмият бирә. Республика белән сезнең ил арасында икътисадый хезмәттәшлек үсеш ала, алар елдан – ел ныгый гына бара, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов, очрашуны ачып. - Бүген, халыкара мөнәсәбәтләрдәге кризис шартларында, Россия белән Иран арасындагы хезмәттәшлек аерым әһәмияткә ия».
Марат Әхмәтов искәрткәнчә, 2024 елда БРИКС илләре саммиты кысаларында Иран Ислам Республикасы Президенты Масуд Пезешкиан Казанга килде, аның визиты ике ил арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итте. Шул ук елны Генераль консуллыкның яңа офисы ачылуы символик мәгънәгә ия, тантанада Татарстан Дәүләт Советының ул чактагы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары катнаша.
Марат Әхмәтов Давуд Мирзаханины «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленә ия булуы белән котлады, бу медальне Генераль консулга 3 көн элек республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырган иде. «Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов сезнең очрашу барышында Иран белән Татарстан арасындагы хезмәттәшлеккә югары бәя бирде. Татарстан парламенты да моны хуплый", - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов консулга Татарстан белән хезмәттәшлек, шулай ук республика халкы белән дустанә мөнәсәбәтләр өчен рәхмәт белдерде. «Безнең республикада эшләгән еллар эчендә сездә яхшы тәэсирләр калган дип уйлыйм, чөнки Татарстан – үсештә булган, үз партнерлары белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыра белүче төбәк», – дип Марат Әхмәтов уңышлар теләде.
Давуд Мирзахани, үз чиратында, республика җитәкчелегенә, Татарстан парламентына генераль Консуллыкка һәм Иран Ислам Республикасы халкына һәрьяклап ярдәм итүләре өчен рәхмәт әйтте. «Казанда эшләгән өч ел ярым вакыт эчендә бу шәһәр һәм республика минем өчен икенче йорт булды, - дип ассызыклады Давуд Мирзахани. - Бу еллар эчендә мин һәм минем гаиләм һәрвакыт бик кунакчыл һәм яхшы күңелле кешеләр белән очрашты. Татарстан җитәкчелеге белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә эшләдек. Мин Казан белән саубуллашам, ә аның турында җылы истәлекләрем хәтеремдә мәңгегә сакланачак. Казан үсештә булган, гөрләп торган, борынгы тарихын саклаучы шәһәр. Шуңа күрә дә төрле халыкара чаралар монда үткәрелә. Иң мөһиме, сезнең башкала тыныч һәм имин».
Очрашуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, парламентның Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез