Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасына барды

Бу көннәрдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Саха (Якутия) Республикасында.

Әлеге сәфәрнең максаты – Саха Республикасы Хөкүмәте каршындагы саха теле терминологиясе буенча республика комиссиясе эше тәҗрибәсен өйрәнү. Иң элек Марат Әхмәтов Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Җыелышы (Ил Тумэн) рәисе Алексей Еремеев белән очрашты. Очрашу барышында алар төбәкләрнең хезмәттәшлеген үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Алексей Еремеев әйтүенчә, республика халкы кырыс шартларда яшәргә дә җайлашкан, уникаль мәдәниятләрен, телләрен һәм борынгы гореф-гадәтләрен саклап калуга да ирешкән. «Тарихтан күренгәнчә, Якутиядә тел мәсьәләсе баштан ук икетеллелек файдасына законлы нигездә хәл ителде. Рус һәм якут телләре дәүләт теле статусына ия. Кызганыч, әмма шуның белән беррәттән яңа технологияләр, смартфоннар үсеше йогынтысында балалар туган телләрен оныта башлады. Шуңа күрә Якутиянең креатив индустриясе туган телдә контент булдыру өчен берләште. Якут телендә балалар өчен мультфильмнар гына түгел, яшьләр өчен нәфис, фәнни-популяр фильмнар да булдырылды», – дип сөйләде Алексей Еремеев. Ул шулай ук Татарстан белән ике яклы элемтәләрне киңәйтергә әзер булуларын да әйтте.

Марат Әхмәтов, үз чиратында, ике милли республиканың күптәнге дуслыгын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, ике республика да туган телне саклау өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләр буенча бер фикердә тора. «Һәр төбәкнең үзенчәлекләре бар, әмма шул ук вакытта без бер максатны үтибез – тел сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләрендә актив хезмәттәшлек итәбез, халыкларыбызның туган телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча тәҗрибә белән уртаклашабыз», – диде Марат Әхмәтов.

Аның сүзләренә караганда, тел мәсьәләсе – бик нәзберек мәсьәлә. «Татарстанда 2 миллионнан артык татар яши, аларның күбесе туган телдә сөйләшә. Чөнки милли мәдәният, тел, гореф-гадәтләр – болар барысы да, нәкъ Якутиядәге кебек, авыл җирлегендә барлыкка килә. Әмма туган телне саклау проблемасы да бар. Безнең республикада татар теле икенче дәүләт теле булса да, аңа ихтыяҗ кимү процессы бара, – дип уртаклашты Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. – Безгә сезнең тәҗрибәне үзләштерү бик кызык. Монда булып кайткан делегацияләребез сезнең республика турында бик яхшы фикердә».

Татарстан делегациясенең эшлекле сәфәре Якутскидагы «Кэскил» балалар бакчасы һәм «Айыы кыhата» гимназиясендә дәвам итте. Монда алар уку процессын оештыру, матди-техник база, мәгариф оешмаларында туган телләрне саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән программалар белән танышты.

Балалар бакчасында Татарстаннан килгән кунаклар дәресләрнең ничек узуы, шулай ук туган телдә көндәлек аралашу процессы белән танышты. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов сүзләренчә, мондый тәҗрибә алмашуның әһәмияте зур. «Чөнки Якутиядә кайбер өлкәләрдә тагын да уңышлырак эш алып баралар. Бу искиткеч балалар бакчасында исә балаларны милли телгә өйрәтү өчен уникаль программалар эшләнгән. Бу бездә зур кызыксыну уята», – диде ул.

Эшлекле сәфәр кысасында Татарстан делегациясе Якутскида урнашкан Казан скверында Муса Җәлил бюстына чәчәкләр дә салды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре