Марат Әхмәтов сөйләшүне гаилә традицияләрен һәм рухи кыйммәтләрне саклауның әһәмиятеннән башлады. Аның фикеренчә, югары белем алырга шәһәргә чыгып киткәндә, балалар әнә шул кыйммәтләрне югалтмаска тиеш.
– Традицияләрне саклау әти-әниләрнең, әби-бабайларның үз балаларына нинди тәрбия бирүенә бәйле. Әгәр бу кыйммәтләр генетик дәрәҗәдә салынган, ата-аналар рухи байлыкны балаларына тапшыруны һәрдаим дәвам итә икән, без яшьләребезнең рухи традицияләрне, телне һәм мәдәниятне, әхлак нигезләрен саклау мәсәләләрендә тыныч була алабыз, – диде Марат Әхмәтов «Бердәм Росия»нең Татарстандагы иҗтимагый ярдәм штабында узган чарада.
Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе буларак, Марат Әхмәтов туган телне саклау мәсьәләсенә аерым тукталды. «Бездә татар телен генә түгел, мари, мордва, чуаш телләрен үстерү һәм саклау буенча йөзләгән проект бар. Казанда мәдәниятебезне һәм телебезне популярлаштыруга, үсеп килүче буынны сәнгатькә тартуга юнәлдерелгән «Гәүһәр» мәдәни-мәгариф проекты эшли. Хәзер анда 10 меңнән артык укучы катнаша», – диде ул.
Марат Әхмәтов Татарстанның икътисадый үсеше, агросәнәгать комплексы, соңгы елларда авыл хуҗалыгында булган үзгәрешләргә дә кагылды. «Мин 20 ел республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләдем, – дип сөйләде ул. – Бу авыл хуҗалыгын үзгәртеп коруның революция еллары иде Ул вакытта агросәнәгать комплексы, ташландык чәчүлек җирләренә бәйле зур проблемалар булды. Безгә инвестицияләр кертү, авыл хуҗалыгын үстерү өчен инвесторларны җәлеп итәргә туры килде. Хәзер авыл тормышы нык үзгәрде, барысы да автоматлаштырылган, хәтта терлек рационын компьютер төзи. Бүген безнең замандагы 5–6 иске тракторны алыштыра алырык тракторлар, берьюлы 4–5 агротехнологик алымны башкара торган җайланмалар бар. Татарстанның агросәнәгать комплексы югары дәрәҗәдә. Бүген республика – ил күләмендә сөт җитештерү буенча алдынгы төбәк, без ел саен 2,3 миллион тонна сөт җитештерәбез».
Студентлар закон чыгаруга бәйле эш белән дә кызыксынды.
– Президент Владимир Путин Санкт-Петербургта узган Россия Закон чыгаручылар советы утырышында: «Хакимият ул – бүләк түгел, ә халык алдында, ил алдында, сиңа әлеге хакимиятне ышанып тапшырган кешеләр алдында җаваплылык», – дип әйтте. Бу ышанычны акларга кирәк, – диде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. Ул халык белән даими элемтәдә торуның мөһимлеген дә искәртте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез