25 июньнән Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү участоклары эшли башлады. Башкаланың Карл Маркс урамы, 68 йорт адресы буенча урнашкан сайлау участогында (КНИТУ) бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тавыш бирде.
Сайлау участогына Марат Әхмәтов хәзерге вазгыять таләп иткәнчә битлек һәм пирчәткәдән килде. Ул махсус дезинфекцияләүче келәмнән узды, медицина хезмәткәре аның тән температурасын үлчәде. Паспортын депутат үз кулында гына ачып күрсәтте. Тавыш бирү башкалар белән контактка кермичә узды.
– Россия дәүләтенең 90нчы еллар башында кабул ителгән Конституциясеннән соң илдә күп кенә үзгәрешләр булды, зур, катлаулы юл узды. Хәзерге икътисад, дәүләтнең төзелеше, вазгыять, һичшиксез, Төп законга да үзгәрешләр кертүне сорый. Илнең киләчәген ныклы һәм тотрыклы итү, икътисады, үз халкының тормыш дәрәҗәсен социаль яктан гарантияләр өчен Конституциягә төзәтмәләр кертү кирәк иде, минемчә, алар вакытлы, – диде Марат Әхмәтов үз тавышын биргәннән соң. – Төп законыбызга керәчәк үзгәрешләргә ихлас күңелдән тавыш бирде. Һичшиксез, илебез киләчәктә тагын да көчле, тотрыклы, халкының тормышын мул итәрлек сәясәт алып барыр дип ышанам.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта дәүләт халыкка социаль гарантияләр (имин картлык, тиешле күләмдә керем) бирергә сәләтле. Илнең төп законына керәчәк төзәтмәләр исә тагын да күбрәк социаль гарантияләр, икътисади тотрыклылык вәгъдә итә.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итә. Иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез