• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Марат Әхмәтов Көрәш федерациясе башлыгы вазыйфасын Рөстәм Кәлимуллинга тапшырды

Бүген Татарстан Көрәш федерациясе Президиумына яңа рәис сайладылар. Сайлау федерациянең чираттан тыш конференциясендә узды.

2001 елдан бирле Татарстан Көрәш федерациясе Президиумы рәисе булган Марат Әхмәтов вазифасыннан китте. Аның урынына әлеге вазифага Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин сайланды.

Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин - VIII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Физик мәдәният һәм спорт комитеты әгъзасы. Билгеле булганча, ул 1992 елдан 1999 елга кадәр — Теләче районы хакимияте башлыгы булып тора. 1999-2002 елларда — Татпотребсоюз идарәсе рәисе. 2000 елда икенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган. 2002 елдан — Мамадыш районы администрациясе башлыгы. 2010 елдан Биектау районыбашкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе. 2010 елдан 2021 елга кадәр Биектау районы башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре