Бүген Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр мәйданчыгында РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырган Халыкара Изге Коръән премиясе тантанасы булды. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
«Казанны халыкара Изге Коръән премиясе кебек мөһим чараларны уздыру мәйданчыгы итеп сайлау күркәм традициягә әверелә бара», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Марат Әхмәтов шушы арада Татарстанда берничә эре халыкара һәм бөтенроссия чаралары узачагын искәртте, алар арасында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2026» XVII халыкара икътисадый форумы, татар дин әһелләренең XVI Бөтенроссия форумы, «Изге болгар җыены» бар. «2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы дип игълан ителде, һәм бүгенге тантана елның бу мөһим вакыйгаларына символик старт бирә», – дип басым ясады Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Татарстанда Коръән белән бәйле рухи мирасны популярлаштыру буенча даими нигездә зур эш алып барыла. Марат Әхмәтов чарада катнашучыларга 1803 елда Казанда мөселманнар тарафыннан «Әр-Расм Әл-Усмани» кагыйдәләре нигезендә Изге язманың беренче тексты басылып чыгуын искәртте. «Шул вакыттан алып ХХ гасыр башына кадәр Казан мөселманнар өчен Коръәнне массакүләм бастыруның беренче һәм бердәнбер урыны булып тора. Шуның нәтиҗәсендә йөз ел элек үк һәр татар йортында диярлек басма Коръән булган. Аны Россиядә генә түгел, Ислам дөньясының башка илләрендә дә мөселманнар укыган», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Марат Әхмәтов Казанда басылган беренче басма Коръәнне «Казан басмалары» яки «Казан басмасы» дип кенә атаулары турында сөйләде. Бу вакыйга 2023 елда мемориаль такта урнаштыру белән мәңгеләштерелде. «Татарлар өчен озак вакытлар «Коръән» һәм «китап» төшенчәләре синонимнар булган. Укый белү иң элек изге Коръәнне дөрес укый белүне аңлаткан», – диде ул.
Марат Әхмәтов чарада катнашучыларны котлады һәм ихлас күңелдән игелек, тынычлык, иминлек теләде, шулай ук әлеге чараны Казанда уздыру республикабыз мөселманнары арасында Изге китапны өйрәнүгә кызыксыну уятачагына ышаныч белдерде. Марат Әхмәтов шулай ук Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти шәех Равил Гайнетдинга ислам мәгарифен үстерүгә, динара диалогны ныгытуга һәм күпмилләтле илебезнең традицион рухи кыйммәтләрен саклауга керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде.
Халыкара Коръән премиясен оештыручылар сүзләренә караганда, ул 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак Казанда ел программасында беренче вакыйга булган. Онлайн форматта узган сайлап алу этабында дөньяның 30 иленнән укучылар катнашкан, ә Россия эчендәге этабында илнең 7 төбәгеннән 15 Хафиз катнашткан. Составына Йемен, Индонезия, Иордания, Гыйрак һәм Россиядән абруйлы галимнәр кергән хөкемдарлар комиссиясе финалистлар бишлеген билгеләгән – бу Катар, Индонезия, Малайзия, Йемен һәм Үзбәкстаннан укучылар. Алар Казанда призлы урыннар өчен көч сынашканнар. «Россиядә биш миллионнан артык татар һәм башка милләт вәкилләре яши. Бу вакыйга барыбызны да уртак максат – бердәмлекне, югары әхлаклылыкны һәм үзара игелекне ныгыту тирәсендә берләштерә», – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов республика һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән аралашканда.
Тантана кысаларында театр фойесында Изге китапның күп гасырлык тарихына багышланган «Коръән дөньясы» күргәзмәсе урнаштырылган иде. Экспозиция гасырлар дәвамында изге Коръәнне иңдерү, язу һәм саклау турында – Мөхәммәд пәйгамбәргә беренче вәхиләрдән алып заманча басма һәм цифрлы форматларга кадәр – җентекләп сөйли. Күргәзмәнең үзенчәлеге – аның интерактив зоналары: VR, каллиграфия остаханәсе, гарәп әлифбасын һәм Әл-Фатих сүрәсен уку, бүләкләр зонасы.
«Коръән дөньясы» күргәзмәсе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уникаль рухи-агарту һәм мәдәни проект. ТР Милли музее, Казан Кремле һәм ТР Милли китапханәсе белән берлектә, күргәзмәне Коръәннең кулъязма традицияләре, басма Коръән һәм Казан басмасы шрифты, Коръән тәфсирләре, Коръән белән бәйле зәркән традицияләре һәм башка артефактлар турында сөйләүче төрле экспонатлар белән тулыландырган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез