Газетага язылу

Марат Әхмәтов: «Мин әтием белән горурланам»

Марат Әхмәтов: «Мин әтием белән горурланам»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Казанның Архангел зиратында "Воин" монументына һәм Бөек Ватан сугышы вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган сугышчыларга куелган истәлекле урынга чәчәкләр салды.

– Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләп үтмәде. Әтием 1940 елны армиягә алына. Сугыш башлангач, фронтка кертәләр. Ике тапкыр каты яралана. Ул ике орден кавалеры – Кызыл Йолдыз һәм Батырлык орденнары. Ленинград фронтында сугыша башлый. Яраланганнан соң Украина фронтына җибәрәләр. Әле сугыш беткәч тә тиз генә кайта алмый. 1946 елга кадәр хезмәт итә, - ди Марат Әхмәтов. – Әниемнең ике бертуганы да офицер булган. Әмма аларга исән-сау кайтырга насыйп булмый. 

Марат Әхмәтов республика халкын Җиңү көне белән котлады.

– Ил язмышы хәл ителгән көннәрдә безгә бердәм булырга кирәк. Безнең язмышыбыз, дәүләтебезнең киләчәге хәл ителә. Без Җиңүне патриотик тәрбия максатында күбрәк күтәрергә тиеш. Ничә еллар узса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте, мәгънәсе беркайчан да кимемәячәк, бәлки артачак кына. Инде сугыш ветераннары арабыздан кимесә дә, бу елларның әһәмияте киләчәк өчен бик зур, – диде ул. – Махсус хәрби операция дә Бөек Ватан сугышы язмышыннан һич кенә дә ким түгел. Безнең ил белән ярты дөнья сугыша. Безнең байлыкларга кызыгучылар, безне яратмаучыларны җиңү кирәк. Быел безнең тормышларыбыз тынычланыр, СВО җиңү белән тәмамланыр дип өметләник.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре