Марат Әхмәтов: «Мин көрәшне бөтенләй ташламыйм»

Бүген Татарстан Көрәш федерациясе Президиумына яңа рәис сайладылар.

2001 елдан бирле Татарстан Көрәш федерациясе Президиумы рәисе булган Марат Әхмәтов вазифасыннан китте. «Соңгы елларда Татарстан Рәисе каршындагы телләр комиссиясе белән шактый проектлар эшләдек. Ул, чын мәгънәсендә, киң колачлы эш. Милли көрәш - шулай ук татар халкының йөзек кашы. Бу эшкә зыян килмәсен, ул киләчәктә дә уңышлы дәвам итсен өчен, вазифамны Рөстәм Кәлимуллинга тапшыруларын сорадым. Аның Россия Дәүләт Думасы депутаты, Мәдәният һәм спорт комитеты әгъзасы булуын да исәпкә алып, әлбәттә», - диде Марат Әхмәтов үзе.

Аның сүзләренчә, Рөстәм Кәлимуллин, төрле елларда төрле районнарда җитәкчелек иткәндә, спортка зур игътибар биргән. «Ул бер генә ярышны да, бер генә турнирны да калдырганы юк. Теләче булсынмы, Мамадышмы, Биектаумы - үзе эшләгән районнарда спортка бик зур игътибар күрсәткән кеше ул. Аның милли көрәшебезгә карата мөнәсәбәте дә аңлашыла. Аның җитәкчелегендә көрәшебез үсәр, яңарыш алыр дип ышанам. Мин исә сезне бөтенләй ташлап китмим. Мөмкин булган кадәр бергә эшләрбез», - диде Марат Әхмәтов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре