Бүген Казанда Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтае узды. Чарада Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та чыгыш ясады.
Ул Татарстан Язучылар берлегенең республикадагы җәмәгать оешмалары арасында иң дәрәҗәле һәм иң күләмле, рухи-мәдәни тормышка зур йогынты ясап эшли торган оешмаларның берсе булуын ассызыклады. «Сезнең хезмәтегезне республика җитәкчелеге таный һәм сезнең белән тыгыз элемтәдә эшли. Безгә бердәм, нык, көчле булырга кирәк. Әсәрләре белән халык күңеленә үтеп керә белә торган шагыйрьләребез, язучыларыбыз, сезнең сүзегез безгә яңа буын тәрбияләү өчен кирәк. Мин Россия Язучылар берлегенә Владимир Мединскийның килүен дә өметле киләчәк белән бәйлим. Чөнки ул Россия Президентының беренче ярдәмчесе дә. Совет чорында, 70-80 нче елларда дәүләт үзенең язучылары, әдипләре турында ничек кайгыртып яшәгән, шул мөмкинлекләрне кире кайтыру өмете белән дә яшим», – диде Марат Әхмәтов чыгышы вакытында.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез