Газетага язылу

Марат Әхмәтов: «Созвездие – Йолдызлык» Татарстанның киләчәгенә рухи-әхлакый нигез сала»

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 26 нчы «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең йомгаклау концерты булды. Фестивальдә катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов котлады. Ул җиңүчеләргә төп бүләк – гран-при тапшырды. «Вокал» номинациясендә кубокка Чистай районыннан «Яңа буын» («Новое поколение») вокал студиясе, ә «Хореография» номинациясендә Балык Бистәсеннән «Кама йолдызлары » («Камские звездочки») хореография коллективы ия булды.

Марат Әхмәтов, суперфиналчыларны котлап, фестивальнең һәр номеры чын күңелдән горурлык уятуын, үсеп килүче буынның үз иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен бөтен мөмкинлекләре булуына шатлануын билгеләп үтте. «Созвездие – Йолдызлык» фестивале – уникаль талантлар мәктәбе, – диде ул. – Узган еллар эчендә проектта миллион ярымнан артык бала катнашты. Барлык номерларның масштабы һәм эчтәлеге тамашачыларда соклану уята. «Созвездие-Йолдызлык» фестивале ел саен Татарстанның киләчәгенә рухи-әхлакый нигез сала».

Марат Әхмәтов фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Тумановка, шулай ук балаларының иҗат белән шөгыльләнү теләген хуплаучы ата-аналарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Дмитрий Туманов фикердәшләре белән бергәләп  бу бөек проектка чын күңелдән хезмәт итә, – диде Марат Әхмәтов.  – Ата-аналарга зур хезмәтләре, киләчәк буынны тәрбияләүгә физик һәм рухи өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт. Мондый талантлар һәм мөмкинлекләр булганда республиканың, әлбәттә, киләчәге матур».

«Созвездие – Йолдызлык» талантлар конкурсы күптән инде заманча эстрада сәнгате өлкәсендә республика масштабындагы чын фестиваль хәрәкәтенә әверелде, ул талантлы балаларның һәм яшьләрнең иҗади яктан ачылуына ярдәм итә, шулай ук Татарстанның күпмилләтле халкының мәдәни кодын саклаучы да булып тора. Бүгенге гала-концерт программасына «Хореография», «Вокал» һәм «Конферанс» номинацияләрендә катнашучыларның иң яхшы номерлары керде. Анда республиканың күп районнарыннан  балалар катнашты. Быел зона этапларында 20 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнашкан, 2 мең 639 номер тәкъдим ителгән.

«Созвездие – Йолдызлык» фестивале 2001 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе патронажы астында үткәрелә һәм Татарстан Республикасының барлык районнарын һәм шәһәрләрен колачлый, фестивальнең ачык форматы Россиянең һәм якын һәм ерак чит илләрнең иҗат коллективларына һәм башкаручыларына катнашырга мөмкинлек бирә. Фестивальдә катнашучылар саны елына 65 меңгә җикән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре